Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда легендар скульптураларны яңарталар

ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Факил Гайфетдинов сүзләренә караганда, иҗат элементларында ярыклар барлыкка килгән.

Чаллының Энтузиастлар бульварындагы легендар скульптураларны яңартачаклар. Бу эш белән Россиянең танылган рәссамы Владимир Акимов җитәкчелегендәге осталар шөгыльләнәчәк. 

– Проект эшләре инде тәмам. Бүгенге көндә скульптураларны төзекләндерү өчен смальта дигән материал эзләү белән мәшгүльбез. Аны сатуда табуы авыр, – дип белдергән “Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы” ААҖе җитәкчесе  Азамат Вильданов chelny-biz интернет сайтына. 

Бульвардагы скульптураларның торышы инде күптәннән белгечләрдә борчу уята иде. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Факил Гайфетдинов сүзләренә караганда, иҗат элементларында ярыклар барлыкка килгән. Бу исә әйләнә-тирәдәгеләргә дә куркыныч тудыра.

Бар да план буенча барса, әзерлек эшләренә (чистарту, грунтлау) инде киләсе атнадан ук керешергә исәп тоталар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш