Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өлкән буын өчен яңа үзәк ачыла

11 июльдә “Россия пенсионерлары берлеге” инициативасы белән “Яр Чаллыда һәм Тукай районында пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарны яңадан әзерләү һәм һөнәри ориентация өчен шартлар тудыру» темасына "түгәрәк өстәл" үтте.

Анда “Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” директоры Татьяна Быданова,  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай районы буенча социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова, “Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлегенең хокукый мәсьәләләр буенча генераль директоры урынбасары Кәүсәрия Галимуллина, ТР халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тукай районы буенча филиалы җитәкчесе Татьяна Сиврюк,  "Россия пенсионерлар берлеге" иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге советы рәисе Эдуард Фәттахов, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының өстәмә һөнәри белем бирү проректоры Ленар Галиев катнаштылар.

Әлеге проектның  киләчәккә перспективаларын тормышка ашыру буенча фикер алышканнан соң, "түгәрәк өстәл"дә катнашучылар иҗтимагый оешма, бизнес-бергәлек һәм дәүләт хакимияте вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге һәм  социаль партнерлыгы буенча  механизмнар булдыру кирәклеге турында сөйләштеләр.

Укырга теләүче өлкән буын өчен үзәк 1 октябрьдән үз ишекләрен ача.

Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8-937-594-06-91. “Россия пенсионерлары берлеге” иҗтимагый оешмасының адресы: Яр Чаллы проспекты, 47А, 205 каб., 2 этаж.

 

http://nabchelny.ru/news/32774

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев