Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өлкән буын вәкилләре бушлай юридик консультация алачаклар

2 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә өлкән яшьтәге чаллылыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

8:00 сәгатьтән 15:30га кадәр автокалада яшәүче өлкән буын вәкилләренә (төшке ашка тукталмыйча) Пенсия фонды бүлеге, Суд приставлары хезмәте, Юстиция министрлыгы нотариаль һәм адвокатлар палатасы белгечләре консультация бирәчәкләр. Чара «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырыла һәм Халыкара өлкәннәр көненә багышлана.

Белгечләр «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә түбәндәге адрес буенча кабул итәчәк: Ак. Рубаненко урамы, 7 (3/18). Элемтә өчен телефон: (8552) 37-45-69, 37-45-67.

Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә – 08:00дән 09:30га кадәр – Пенсия фонды белгечләре, 09:30дан 11:00гә кадәр суд приставлары, 11:00дән 12:30га кадәр нотариуслар, 12:30дан 14:00гә кадәр – техник инвентаризация бюросы белгечләре, 14:00дән 15:30га кадәр – адвокатлардан консультацияләр алып булачак.

 

http://nabchelny.ru/news/33792

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев