Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машина йөртүче 2 яшьлек баланы бәрдерә һәм хастаханәгә алып китә

Юл-транспорт һәлакәтен калдырып киткән өчен, машина йөртүчегә административ штраф яный.

10 июнь көнне, сәгать 10.30да Чаллының бер йортында «Mazda CX-5» машинасы белән идарә итүче 62 яшьлек йөртүче 2 яшьлек баланы бәрдереп китә. ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзенә караганда, кыз әнисе белән бергә юл аркылы чыгып бара торган булган. 
Машина йөртүче юл кагыйдәләренең 2.5 пунктына кергән өлешен (юл-транспорт һәлакәтенә караган предметларны урыныннан күчерү) боза һәм баланы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә алып китә. Машина йөртүчегә карата юл-транспорт һәлакәтенә караган бурычларны үтәмәгән һәм ОСАГО полисыннан башка йөргән өчен протокол төзелә. Ике хокук бозу өчен ир-атка 1800 сум күләмендә штраф яный.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре бәләкәй кызга беренчел медицина ярдәме күрсәтәләр һәм өенә кайтаралар. 

Фото: Челнинские-известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп