Чаллыда машиналарында алгы тәрәзәләре караңгылатылган 30 шәһәрдәшебез ачыкланды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машиналарында алгы тәрәзәләре караңгылатылган 30 шәһәрдәшебез ачыкланды

Чаллыда машиналарында алгы тәрәзәләре караңгылатылган 30 шәһәрдәшебез ачыкланды. Бу кешеләргә карата ЮХИДИ инспекторлары административ протокол төзеде.

Дәүләт автоинспекциясе транспорт чарасының  алгы һәм ян-як пыялаларының яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан ким булмаска тиеш. Бу норматив үтәлмәгән очракта автомобиль белән идарә итү тыела. Хокук бозучыга  500 сум штраф каралган. Бу хәл кабатланса, машина йөртүчегә  500 сумнан 1 меңгә кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр арест яный.
 

Фото: drivenn.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


даи кагыйдә юл транспорт билге гаи

Нет комментариев