Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Мастеровые» театрының яңа бинасы 46 процентка әзер

«Мастеровые» рус драма театры бинасының әзерлеге 46% тәшкил итә. Объектны Чаллының Илнар Гайсин җитәкчелегендәге «Евростиль» компаниясе төзи.

Төзелеш мәйданчыгында 170 кеше эшли. Хәзерге вакытта объектта кирпеч салу, бизәкләү эшләре, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре бара.
Бина Чулман проспектында, Тантаналар сарае янында урнашачак. 25 мең кв. м мәйданлы дүрт катлы бина хай-тек стилендә эшләнәчәк. Административ һәм хезмәт биналарыннан тыш, театрда фото, тавыш яздыру студияләре, кече һәм зур заллар, күргәзмә залы, кафе, балалар бүлмәсе, видеотека һәм архив урнашачак.
«Мастеровые» рус драма театрын ачу 2022 елда планлаштырыла.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш

2
X