Чаллыда мәктәпкәчә белем бирү тармагына 978 млн сум тотылачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәктәпкәчә белем бирү тармагына 978 млн сум тотылачак

Чаллыда «Өч яшькә кадәрге балалар өчен яңа урыннар булдыру» федераль программасы буенча «Демография» милли проекты кысаларында 2021 елда 660 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы төзелде. Финанслау суммасы 815,2 млн сум тәшкил итте.

Республика программасы буенча мәктәпкәчә белем бирү объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча 135,6 млн. сумлык ике балалар бакчасы ремонтланган.
«Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында төркемнәр үзгәртеп кору» яңа республика программасы кысаларында гомуми суммасы 27 млн сум булган 14 ясле төркем булдырылды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев