Шəhри Чаллы

Чаллыда ничә татар мәктәбе?

Татар мәктәпләрендә 6 меңнән артык татар баласы укый.

Чаллыда ничә татар мәктәбе?

Бүгенге көндә Чаллыда 11 татар мәктәбе, 2 татар балалар бакчасы эшли. Татар мәктәпләрендә 6 меңнән артык татар баласы укый.

2015-2016 нчы уку елында шул мәктәпләрнең 1-6нчы классларында барлык фәннәрне татарча укыту буенча “юл картасы” төзелгән иде. Хәзерге вакытта татар мәктәпләрендә “юл картасы” буенча барлык фәннәрне татарча укыту 31% тәшкил итә.

Барлык мәктәпләрнең укыту планына татар теле һәм әдәбиятен укыту кертелгән. Туган тел буларак татар телен сайлаучы балалар укучыларның 68%ын тәшкил итә.

Бүгенге көндә милли мәгарифкә республикада зур игътибар бирелә. 100 еллык тарихы булган Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә заманча капиталь ремонт ясау моның ачык мисалы булып тора. Ремонтка 170 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Киләчәктә бу гимназияне милли мәгариф үзәге итү бурычы тора. Шәһәребездә полилингваль мәктәп төзелә башлады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: