Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда нинди пляжда ял итеп булачак?

Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итүләренчә, быел Татарстанда ял итү өчен 20 пляж әзерләнәчәк. 2021 елда исә 23 пляжда ял итәргә була иде.

Казанда биш пляжны тәртипкә китерәчәкләр: «Локомотив», «Түбән Аръяк», «Тирән күле», «Зур Аккош күле» һәм «Комсомол».
Моннан тыш, пляжлар Чаллы, Минзәлә, Яшел Үзән, Зәй, Нурлат һәм Тәтештә дә ачык булачак. Пляжларның әзерлеген, гадәттәгечә, 1 июньгә тәэмин итәчәкләр. 

Чаллыда исә шәһәрдәшләр ике пляжда ял итә алачак. ГЭС бистәсендә урнашкан Үзәк пляжда күңелле ял итү өчен бар шартлар да тудырылачак. Теләгәннәр катамараннарны арендага алып тора алачак. Пляж территориясендә бәдрәфләр һәм сату нокталары да булдырыла. 

Яңа шәһәрнең яр буенда (шәһәр пляжы) ял итү өчен шулай ук менә дигән урын булачак. Арендага махсус ятаклар һәм зонтлар да биреләчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев