Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда - «Нохчо»

12 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр «Нохчо» дәүләт җыр һәм бию фольклор ансамбле республиканың 11 шәһәрендә концерт белән чыгыш ясаячак. 14 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә ансамбль С. Садыйкова исемендәге концертлар залында чыгыш ясаячак.

Программа ансамбльнең иң яхшы номерларыннан гыйбарәт: дәртле биюләр, искиткеч җырлар һәм лирик композицияләр.
Исегезгә төшерәбез, коллектив бай тарихка, күп кенә җиңүләргә һәм уникаль репертуарга ия, ул милли фольклорның бөтен матурлыгын һәм гүзәллеген, композицион күптөрлелеген һәм яшь дәртен үз эченә ала.
Чечен Республикасының «Нохчо» дәүләт җыр һәм бию фольклор ансамбле 1990 елның 15 декабрендә ЧИАССР Театр эшлеклеләре берлеге каршында оештырыла. Башта ул «Фольклор бию театры» исемен йөрткән. Иҗади коллективны оештыручылар арасында Аднан Мажидов (беренче сәнгать җитәкчесе) һәм талантлы режиссер Хусейн Гузуев.
Соңгы берничә ел эчендә коллектив Россиянең күп кенә төбәкләрендә гастрольләрдә булды. Татарстан Республикасында 2019 елда 12 тапкыр чыгыш ясадылар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәдәният