Чаллыда «Нәүрүз» бәйрәме кайчан була?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Нәүрүз» бәйрәме кайчан була?

Чаллыда 19 март көнне 12:00 сәгатьтә шәһәрнең Җиңү паркында «Нәүрүз» милли бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм кунакларын милли биюләр һәм халык уеннары, халык иҗаты күргәзмәсе көтә.

Нәүрүзнең мәдәни программасының бизәге – «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты ансамбльләре, милли җәмгыятьләрнең иҗат коллективлары һәм шәһәрнең популяр артистлары чыгышы.

Бәйрәм кысаларында һәр милли җәмгыять күргәзмә оештырачак һәм кунакларны милли киемнәрдә сәламләячәк.


шәһәр тормышы

Нет комментариев