Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда паллиатив ярдәм бүлмәсе ачылды

Линуза Ганиева исемендәге 4нче шифаханәдә поллиатив ярдәм бүлмәсе эшли башлады.

«Бер табиб, бер фельдшер, бер шәфкать туташыннан торган бригада авыр хәлдәге кешеләрнең өйләренә барып ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә 5-6 гаилә ярдәм алган инде. Әлеге бүлмәне ачуның максаты  җитди авыруларны  караган кешеләргә ярдәм итү һәм урын өстендә яткан авыруның хәлен җиңеләйтү», – ди баш табиб урынбасары Гөлсәрия Абдуллина. 

Бүлмә ачу тантанасында ТРның Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм фонды иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Владимир Вавилов та катнашты. Ул кызы Анжеланың яман чирдән җәфаланып үлүеннән соң, изге эшкә алынды. Казанда яман шеш белән авыраган балаларга ярдәм итү үзәге ачты. Чаллыдагы бүлмә ачуда да аның өлеше зур. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев