Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда паркта, шифаханәдә һәм стоматологиядә коронавирус чыганагы табылган

Санитария нормаларын бозуның 11 факты буенча Роспотребнадзор судка исклар әзерләгән.

Чаллыда коронавирус инфекциясе таралуның яңа чыганаклары табылган, шул исәптән парк һәм шифаханәләрдә дә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Автокаланың баш санитар табибы Илгизәр Бариев әйтте.

Спикер әйтүенчә, шәһәрдәге эпидемиологик вазгыять кискен дип бәяләнә. Санитария нормаларын бозуның 11 факты буенча Роспотребнадзор судка исклар әзерләгән.

Вирус «чыганаклары» исемлегенә «Транснефть», «Челны-бройлер», «КАМАЗ» оешмасының структур бүлекчәләре (алар арасында — «КАМАЗ» сәүдә-финанс компаниясе дә бар), «Ял һәм мәдәният паркы», 4нче хастаханәдә, йогышлы авырулар хастаханәсе, «Яр Чаллы» шифаханәсе, «Зубная фея», «Центр медицинского осмотра», «Танар» клиникалары керде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев барлык хокук бозулар буенча да компания җитәкчелегенә җиткерергә, шулай ук мондый фактларны ачык хәбәр итәргә кушты.

«Сез миңа тикшерү актларын күрсәттегез. Анда шаккатырлык фактлар бар. Бер оешмада хезмәткәрләр бөтенесе дә бер стаканнан су эчәргә мәҗбүр. Коронавирус таралу чорында бу эчү режимы шулай сакланамы? Җитәкче үз оешмасында мондый хәл булуын белә микән», — диде шәһәр мэры. 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев