Чаллыда пассажир автобусларының рейска техник яктан төзексез чыгуы ачыкланган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пассажир автобусларының рейска техник яктан төзексез чыгуы ачыкланган

Чаллыда ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажир транспортын тикшерде.

Чара кысаларында пассажирларны түләүле йөртү, шул исәптән такси буларак йөрүче җиңел машиналарның эшен законлы алып барулары каралды. Инспекторлар транспортның техник торышын, рейс алдыннан шоферларны тикшерде. Нәтиҗәдә 72 административ хокук бозу ачыкланды. 17 автобус һәм 9 такси техник яктан төзексез, 9 транспорт чарасы тиешле документларсыз, 6сы юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлары түләмәгән булган.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев