Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пенсионерларга чит телләрне һәм бию терапиясе өйрәтәләр

150 кеше өчен укулар башланды инде, 10 төркем формалашты

Өлкән яшьтәге чаллылылар өчен уку программалары эшли. Менә алар: компьютер белеме нигезләре, хокук белеме мәктәбе, туган як тарихы, финанс белеме нигезләре, сәламәт тормыш рәвеше, рәсем сәнгате, чит телләр. Быел тагын берничә яңа юнәлеш барлыкка килде: бию терапиясе, мәдәният һәм агарту, бакчачылык.

Укуларга эшләмәүче пенсионерларны кабул итәләр, хатын-кызлар 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән.

Оештыручы — «Россия пенсионерлары берлеге» җәмәгать оешмасы җирле бүлеге һәм Пенсия фонды идарәсе.

Гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә эш көннәрендә кабул ителә. Адреслар: Яңа шәһәр, 32/17 һәм 7/20 йортлары. Укыту бушлай. Белешмәләр өчен телефон: 8-906-123-40-80.


http://maydan.tatar/challyda-pensionerlarga-chit-tellerne-hem-biyu-terapiyase-ojreteler/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев