Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пляж волейболы буенча ачык турнир җиңүчеләре билгеле булды

Яр Чаллыда «КАМАЗ» ААҖ төзелүгә 50 ел тулуга багышланган пляж волейболы буенча ачык турнир тәмамланды

Өч көнлек турнирда Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Минзәлә һәм башка шәһәрләрдән 50ләп команда катнашты. Ярышлар Габдулла Тукай исемендәге яр буенда узды. Спорт чарасын ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Турнир биш категориядә узды. 16 яшькә кадәрге кызлар арасында «Динамо» командасы-3, «Олимп» командасы-2, «Флигель-Фам» командасы җиңүче булды. 16 яшькә кадәрге малайлар арасында «Сокол» командасы-3, «Пенсионерлар» командасы-2, «Әлмәт» командасы җиңү яулады.

Хатын-кызлар арасында 1 урынны Әлмәттән «РОФЛ» командасыннан Дарья Дикая яулады, Ирина Уленгова-2, Әлмәтнең «Леон» командасыннан Александра Петунина һәм Алия Юсупова-2, Түбән Каманың «Пушиночка» командасыннан Наилә Шәйдуллина һәм Татьяна Шохина-3 урын. Яр Чаллы командасы 4 нче урынны алды.

Ир - атлар арасында 1 урынны Азнакайның «Саньки» командасы алды - Александр Галаганов һәм Александр Дементьев, 2 урынны «Спарта Челны» командасы яулады – Михаил Пучков, Максим Фролов, 3 урынны Яр Чаллы шәһәренең «Цветы жизни» командасы Дмитрий Журомскас, Феликс Әүхәдиев алды.

Ветераннар арасында 45+ категориясендә 1 нче урынны Азнакайдан «Starr» командасы, 2 нче урынны «Функция», 3 нче урынны «Регион 16» командалары алды.

Җиңүчеләр һәм призерлар «Союз-Регион»компанияләр төркеменнән һәм шәһәрнең волейбол федерациясеннән дипломнар, грамоталар, кубоклар, медальләр һәм призлар алдылар.

 

http://nabchelny.ru/news/37703

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев