Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пляж волейболы сезоны ачылды

Үткән ялларда рәсми рәвештә пляж волейболы сезонын тантаналы ачып җибәрделәр. Г.Тукай исемендәге үзәк пляжда ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир оештырылды.

2 көн эчендә 5 волейбол мәйданчыгында 121 уен уздырылды.   
Турнирда Казан, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Мамадыш, Менделеевск, Пермь, Йошкар-Ола, Ижау һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 25 ир-ат һәм 15 хатын-кызлар командалары көч сынашты.  
Нәтиҗәдә 3 урынны «Староградские Пивоварни» (Алабуга), 2 урынны «Спарта» (Яр Чаллы) командалары алды. Беренче урынны «Олимпик» (Яр Чаллы) командасы яулады. 
Хатын-кызлар арасында исә беренчелек – «Рофл» (Әлмәт) командасында. Икенче һәм өченче урыннарны  «Удача» (Менделеевск/Ижау) белән «Наггетсы» (Казан) командалары бүлеште.
Җиңүче командалар һәм уен призерлары кубоклар, медальләр, диплом, спорт кибетенә сертификатлар белән бүләкләнде.  

 

Фото: nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт