Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда республиканың иң зур балалар бакчаларының берсе булган "Сабантуй" балалар бакчасы ачылды

Бүген Яр Чаллыда тантаналы рәвештә 121 нче «Сабантуй» балалар бакчасы ачылды.

Мәктәпкәчә учреждение 63 микрорайонда урнашкан һәм 340 урынга исәпләнгән. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров,Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнаштыБу 63 комплекстагы беренче балалар бакчасы. Үзенең сәламләү сүзендә Игорь Комаров әлеге  комплекста яшәүчеләрне көтеп алынган вакыйга белән котлады. «Мин бүген бу искиткеч бәйрәмдә катнашуыма бик шат.  Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин кичә Татарстанда булды һәм бу динамик рәвештә үсә торган төбәк, дип билгеләп үтте.  Үзем Яр Чаллыга еш кайтам. Мине аның белән күптәнге мөнәсәбәтләр бәйли. Шәһәрдә сәнәгать производстволарының тиз үсүе, яңа югары технологияле эш урыннары булдырылуы шаккатыра. Эш урыннары гына түгел, кешеләр биредә яшәсен, эшләсен, укысын, балалар тәрбияләсен өчен шартлар тудырылуы да мөһим», - диде ул.Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә проектны сыйфатлы итеп гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде, ә балалар бакчасы коллективына эшләрендә уңышлар теләде: «Яр Чаллы шәһәре яшь шәһәр, бик зур потенциалга ия. Монда федераль ярдәм нәтиҗәсендә күп нәрсә эшләнә. Куркынычсыз сыйфатлы автомобиль юллары программасы инде өченче ел эшли, без дә ярдәм күрсәтәбез.  Бакчага алынган акчаларның бер өлеше федераль бюджеттан, бер өлеше бездән. Илкүләм  проектлар эшли башлады инде. Чынлыкта бу объектның күләме, тыгызлыгы шаккатыра. Балалар  – ул безнең республиканың, илебезнең киләчәге. Шуңа күрә үсеп килүче буын иң яхшы булсын өчен без барысын да эшләргә тиеш. Мин Наил Гамбәр улына автокала мәнфәгатьләрен һәрвакыт яклаган өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип билгеләде ул.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан президентына мәктәпкәчә учреждениеләр төзелешенә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.
«Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле Игорь Анатольевич Комаровка ил җитәкчелегенә, Россия Федерациясе Президентын тәкъдим итүче вәкаләтле вәкиле Игорь Анатольевич Комаровка рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ил җитәкчелеге  автокалага зур игътибар бирә, шуңа күрә дәүләт башлыгы Владимир Владимирович Путинның җитештерү эшләрендә, социаль эшләрдә ярдәме безгә яшәргә, үсәргә мөмкинлек бирә. Рөстәм Нургалиевич Яр Чаллы шәһәрендә башкарыла торган зур программа турында сөйләде. Президентка юлмы ул, балалар бакчалары, мәктәпләр сорап мөрәҗәгать итү булсынмы, болар сүздә генә түгел, мин республика президентыннан финанс ресурслары да алабыз, дип чын күңелдән ышандырып әйтә алам. 10 ай эчендә төзелгән әлеге матур балалар бакчасы моның ачык мисалы. Бу матур сүзләр түгел, бу – реаль эшләр. Шуңа күрә ил җитәкчелеге, республика җитәкчелеге белән башкарылган эшләр өчен барлык чаллылылар исеменнән рәхмәт әйтергә телим», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Балалар бакчасының символик ачкычын Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов тапшырды.
Ачылу тантанасыннан соң, мәртәбәле кунаклар яңа, иркен балалар бакчасы биналарын карадылар һәм аерым балалар төркемендә булдылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчасында психик үсеш тоткарланган тәрбияләнүчеләр өчен дүрт коррекция төркеме каралган. Быел берсенә җыялар. Киләчәктә логопед төркемнәре төзү дә планлаштырыла.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу инде 18 төркемгә исәпләнгән автокалада өченче балалар бакчасы. Балалар бакчасының беренче катында 10 ясле төркеме урнашачак.
Мәктәпкәчә учреждениедә балаларга уңайлы һәм куркынычсызлык шартлары тудырылган. Балалар бакчасы территориясе киртәләнгән, ә анда электрон юл белән генә эләгергә мөмкин. Иркен вахтада видеокамералар урнаштырылган. Территорияне кече архитектура формалары бизәячәк, каен, юкә һәм куаклар барлыкка киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел Яр Чаллыда алты яңа балалар бакчасы ачыла. Объектлар төзелеше «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.

 

http://nabchelny.ru/news/37721

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев