Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе узды

Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе узды. Чара шагыйрьнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды.

Фойеда шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә, шулай ук «Заман» вокаль ансамбленең чыгышы оештырылды.Шагыйрьне әлеге мәртәбәле чара уңаеннан шәһәр җитәкчелеге һәм чаллылылар исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимовкотлады: “Оптимистларча әйтәсе килә, Роберт Мөгаллим улы кебек язучыларыбыз, мәктәпләребездә укыр укучыларыбыз булганда, телебезнең киләчәге бар дигән сүз. Чаллыда татар теле бар, булачак та, аны үстерү өстендә эшлибез. Бүгенге кичә, зур кичә, сезгә багышлана. Сез – татарның йолдызы, иҗади уңышлар телибез!”Котлауларга Казаннан килгән кунаклар да кушылды: ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; ТР халык язучысы Гәрәй Рәхим; ТР Язучылар берлегенең Чаллы шәһәре буенча рәисе Факил Сафин һәм башкалар. Юбиляр хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр яңгырады.Кунаклар каршында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, шәһәрнең иҗат коллективлары, шулай ук Роберт Миңнуллинталантын хөрмәт итүчеләр чыгыш ясады.

 

 

http://nabchelny.ru/news/34725

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев