Шəhри Чаллы

Чаллыда Россия футбол командасы уенын карарга 40 меңләп кеше җыелды

Чаллы тарихында әле беркайчан да футбол шул дәрәҗәдә күп шәһәрдәшләрне бер урынга җыйганы булмады.

Мэрия матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча дөнья чемпионатында «Россия-Хорватия» уенын карарга 40 мең кеше җыелган. Җанатарлар бик күтәренке кәефтә, чын-чынлап үз командабыз өчен көч бирергә дип килгәннәр.

Мәйданда оештырылган җанатарлар зонасы алколгольсез дип игълан ителгән иде.  Шунлыктан чара барышында тәртип бозулар булмады.

 

http://maydan.tatar/challyda-rossiya-futbol-komandasy-uenyn-kararga-40-menlep-keshe-jyeldy/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: