Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Россия көнен бәйрәм иттеләр

Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары Энтузиастлар бульварында үткәрелде.

Монда “Россия флагы” патриотик акциясе кысаларында “Нур” яшьләр үзәге тарафыннан төрле төстәге матур тасмалар таратылды. Шула ук бәйрәмдә интерактивлар, күргәзмә зоналары, мини-зоопарк та оештырылды. 
Җиңү паркында шәһәрдәшләргә һәм килгән кунакларга “Россия – ул Без” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Анда «Эврика» мәдәният үзәге, «КАМАЗ» мәдәният сарае, Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, хореография балалар сәнгате мәктәпләренең иҗади коллективлары һәм солистлары катнашты. 
Россия көне уңаеннан, бәйрәмдә 14 яше тулган 7 шәһәрдәшебезгә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Бәйрәм чаралары шулай ук Комсомол районында да оештырылды.

 

Фотолар: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм