Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Россия–Хорватия футбол матчын карау өчен җанатарлар зонасы булдырырга җыеналар

Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов сөйләвенчә, хакимият Россия-Хорватия матчын ачык мәйданчыкта җыелышып карауны оештыру турында уйлыйлар.

Чаллылылар күп тапкырлар автокалада җанатарлар зонасы оештыру турында сорады.
Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара, техник һәм җәмәгать транспорты, сәүдә оештыру, тәртип саклау чаралары мәсьәләләре чишелә, дип хәбәр итә шәһәр администрациясе матбугат хезмәте. Урыны соңрак билгеле булачак.
Роман Насретдинов сүзләренчә, территория исерткеч эчемлекләрсез булачак.
Исегезгә төшерәбез, 7 июльдә Россиянең футбол буенча җыелма командасы хорватлар белән уйный. Трансляция кичке тугызда башлана.

 

http://maydan.tatar/challyda-rossiya-xorvatiya-futbol-matchyn-karau-ochen-janatarlar-zonasy-buldyryrga-jyenalar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев