Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Рөстәм Миңнеханов катнашында Машина төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр

Яр Чаллының Орган залында Татарстан Республикасы Машина төзелеше тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Абделганиев, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Тантаналы чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов республиканың машина төзелеше комплексына багышланган күргәзмә белән танышты. Орган залы фойесында мәртәбәле кунакларны WorldSkills Russia 2019 эшче һөнәрләр чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары каршы алды.

 

 

 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы өченче ел рәттән Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итү мәйданына әверелә. «Традицион рәвештә бу вакыйганы без Яр Чаллыда – Татарстан Республикасының машина төзелеше үзәгендә билгеләп үтәбез. Шәһәр тарихы «КАМАЗ»заводы белән тыгыз бәйләнгән. Автогигант үзенең 50 еллыгын лаеклы каршылый, производство тулысынча яңарып тора. Май аенда кабиналар каркасын чыгару буенча завод ачылды, июнь аенда алюминий ягулык баклары җитештерү буенча линия ачылды, агымдагы елның дүртенче кварталында К5 сериясе йөк машиналарын җитештерә башлау планлаштырыла. 40 елдан артык инде завод илебез йөк автомобильләре җитештерүчеләре арасында лидер булып кала бирә. КАМАЗ продукциясе 50 ил базарына чыгарыла. Электробуслар, пилотсызлар, К5 сериясендәге яңа автомобильләр – болар барысы да заводка киләчәктә уңышлы үсеш өчен нигез булып тора», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38306

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев