Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Сабан туе абсолют батырына – «Лада Веста» автомобиле

Яр Чаллыда Сабан туе шимбә, 19 июнь көнне оештырыла.

Үзәк мәйданда «Сабан туеның милли бизәкләре» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша уздырылачак. Монда барысы бергә 1000нән артык кеше катнашыр дип көтелә, алар арасында артистлар, мәдәният учреждениеләренең профессиональ һәм иҗат коллективлары, урта-махсус һәм белем бирү мәктәпләре укучылары да бар. 
Программада гер спорты, йөгерү, куллар белән балык тоту, вертикаль баганага менү, дилбегә тартышу, армспорт, капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй салып, шулай ук су тулы чиләкләр эленгән көянтә белән йөгерү, капчыклар сугышы, таяк, аркан тартышу, селкенеп тора торган баганага менү, бүләкләр кисү, чүлмәк вату, катыкта бүләк эзләү, олы агач төпләрен еракка ыргыту, утын әзерләү, машина тарту кебекләре каралган. Җиңүчеләргә 900дән алып 4000 сумга кадәр булган сертификатлар тапшырылачак. 
Сабантуйның иң көтеп алынганы, ул әлбәттә, татар-башкорт милли көрәш ярышлары. Үзәк мәйданда Сабан туе бәйрәменең абсолют батыры исеменә Россиянең 150дән артык иң көчле көрәшчеләре бил алышачак. Сабан туе-2021 абсолют батырына 120 килограммлы тәкә һәм “Лада Веста” автомобиле тапшырылачак. Ярышлар хөкемдары – атказанган спорт мастеры Айрат Гыйлаев.  
Сабан туе сәгать 22:00 бәйрәм салюты белән тәмамланачак. 

 

Фото: pro-lada.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу

2
X