Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Сабантуй гөрли

Мәйданда милли уеннар оештырылды.

Чаллы Сабантуена килгән шәһәрдәшләребез һәм кунаклар милли уеннарда катнаша. Биредә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен да төрле бәйгеләр оештырылган: капчык белән сугышалар, авыш баганага менәләр, кашыкка йомырка куеп, капчык киеп йөгерәләр һәм башкалар. Һәр катнашучыга бүләкләр бирәләр. 

13 яшьлек Альфред Хисамов капчык белән сугышып, өч кешене җиңгән. 
- Ел саен Сабантуйга килеп, уеннарда катнашам. Капчык белән сугышуны бик яратам, җиңәргә авыр булмады. Мин бик шат. Әниемә кирәге чыгар дип, бүләккә табак алдым. Башка ярышларда да җиңдем, су пистолеты, сыбызгы, скакалка һәм башка бик күп бүләкләр оттым, - ди малай. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй