Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Салават кубогы» өчен илнең иң яхшы автоузышчылары көч сынашачак

Чаллы ипподромында трек автомобиль ярышлары узачак.

16 һәм 17 февральдә Чаллы шәһәре ипподромында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның «Салават кубогы»на кышкы трек автомобиль ярышлары узачак. Бу хакта автоградның рәсми порталында хәбәр ителә.
Ярышлар 1998 елдан бирле Чаллыда уза һәм һәрвакыт күп санда җанатарлар һәм тамашачылар җыя.
«Зачет өч сеткага барачак – параллель рәвештә Россия кубогының һәм Россия чемпионатының өченче этаплары үткәреләчәк», - дип сөйләде физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов.
Ярышлар ике көн дәвамында узачак. 16 февральдә Россия Милли кубогының зачет төркемендә беренче квалификация узышлары һәм төркемдәге төп узышлар старт ала. Тантаналы ачылыш 17 февральгә планлаштырылган, шуннан соң квалификация узышлары һәм «Н-1600» Россия чемпионатының зачет төркеменең төп узышлары башланачак.
Быел ярышлар «КАМАЗ»ның ярты гасырлык юбилеена багышланган. Бүгенге көндә автоузышлар Россиядә бердәнбер хәйрия автомобиль ярышлары булып тора. Барлык приз фонды Чаллы балалар йортына җибәреләчәк.
Хәзер ипподромда трассаларга су коялар. «һава торышы безгә уңай. Боз бик әйбәт килеп чыга. Хәзерге вакытта 10 сантиметрга якын су түшәргә кирәк. Ярышны уздыру өчен барлыгы 20 сантиметр калынлыгында боз кирәк. Шәһәр хезмәтләре, шәһәрнең спорт учреждениеләре эшли», – дип нәтиҗә ясады Роман Насрединов.
 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/05/180266/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев