Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда санкцияләнмәгән сәүдә мәсьәләләрен ничек хәл итәргә

Мэриядә законсыз эшмәкәрлеккә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды, аның үзәгендә Чаллыда законсыз сәүдә мәсьәләләре булды.

Мэриядә законсыз эшмәкәрлеккә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды, аның үзәгендә Чаллыда законсыз сәүдә мәсьәләләре булды. Киңәшмәдә контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре, эшмәкәрләр, район администрацияләре башлыклары, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре, Башкарма комитет идарәләре башлыклары катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин һәм шәһәрнең баш прокуроры Дмитрий Ерпелев спикерларны тыңладылар, бер үк вакытта карарлар вариантларын тәкъдим иттеләр.  

Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсенең Кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова гомуми хәлгә күзәтү ясады. Спикер, беренче чиратта, санкцияләнмәгән сәүдәне бетерү өлешендә эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны ассызыклап үтте. Чаллыда фермерлар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча шәһәрнең өч районында 29 сәүдә урыны һәм сөт сату мөмкинлеге булган 16 урын расланган  (Автозавод районында – 6 урын, Үзәк һәм Комсомол районнарында 5 сәүдә урыны). Чаллы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасына барлыгы 201 объект кертелгән. 

Быел сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасы расланган, анда яшелчә сату урыннарын да кертеп, 71 объект теркәлгән. 2016 елдан башлап мондый объектларны урнаштыру хокукына 17 аукцион үткәрелде. Әмма хәзерге вакытта законсыз сәүдә итү 57 урында бара.

"Санкцияләнмәгән сәүдә административ законнар буенча массакүләм хокук бозуларның берсе булып тора. Көн саен бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда законсыз сәүдә фактларын ачыклау буенча рейдлар үткәрелә. Хокук бозучыларга сәүдә кагыйдәләрен бозу факты буенча административ материаллар төзелә, алар административ комиссиядә карала. Административ хокук бозу турында Акт төзелә һәм хокук бозучы шул ук урында сәүдә итә. Кызганычка каршы, бу проблеманы аерым бер чаралар белән генә хәл итеп булмый", - дип билгеләп үтте Рәисә Солтанова. 

Кулланучылар базары бүлеге башлыгы законсыз сәүдәне бетерү буенча берничә вариант тәкъдим итте, шул исәптән шәһәр территориясендә ташландык, хуҗасыз транспорт чараларын ачыклау һәм күчерү, законсыз сатучылардан продукция алу эшен көчәйтү. Ринат Абдуллин эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен законлаштырсын өчен өстәмә аукционнар игълан итәргә тәкъдим итте.

Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Айрат Насыйбуллин агымдагы ел башыннан бирле АТИ идарәсе белгечләре, ОПОП хезмәткәрләре һәм шәһәр районнары администрацияләре белгечләре тарафыннан билгеләнмәгән урыннарда сәүдә иткән өчен административ хокук бозулар турында 1 114 беркетмә төзелүен хәбәр итте. Административ комиссия тарафыннан 1 086 500 сумлык административ штраф салу турында карарлар чыгарылды.

"Күрелә торган барлык уртак чаралар, мониторинг һәм урам сәүдәсе урыннарын даими анализлау нәтиҗәләре, шулай ук халыкның мөрәҗәгатьләре рөхсәт ителмәгән сәүдәнең гамәлгә ашырылуын һәм мондый урыннар күбрәк булуын күрсәтә", - дип нәтиҗә ясады Айрат Насыйбуллин.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәре буенча идарәсенең участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге башлыгы Валерий Красников, Роспотребнадзор Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев, Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге башлыгы Фәнис Мифтахов та әлеге мәсьәләгә карата үз фикерләрен әйттеләр. 

Баш прокурор прокуратура контроль органнарына эшләп бетерү чараларын күрү өчен җибәрелгән мөрәҗәгатьләргә анализ ясарга вәгъдә бирде. Гамәлсезлек факты буенча югарыдагы органнар адресына тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

Очрашу ахырында Ринат Абдуллин район башлыкларына көндәлек мониторинг графиклары төзергә күрсәтмә бирде. Законсыз сәүдә буенча рейдлар көн саен үткәреләчәк дип хәл ителде.

 

 

http://nabchelny.ru/news/37077

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев