Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сатып алучы кибетче аның белән танышырга теләмәгән өчен җәнҗал чыгарган

Төнлә исерек ир-ат кибеттә сатучы белән танышырга булган, әмма сатучы баш тарткан.

Чаллыда сатып алучы кибетче аның белән танышырга теләмәгән өчен җәнҗал чыгарган. Бу турыда «Дельта» сак предприятиесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«28 гыйнварда төнлә Чулман проспектында урнашкан зур булмаган кибеттән хәвеф сигналы килде», – диелгән хәбәрдә.

Төнлә исерек ир-ат кибеттә сатучы белән танышырга булган һәм телефон номерын сораган. Кибетче баш тарткан, ул аңа эштән куу белән янаган, җәнҗал чыгарган. Шулай ук башка сатып алучыларны һәм «Дельта» хезмәткәрләрен сугышырга котыртмакчы булган.

Чаллы кешесен тоткарлаганнар һәм хокук тәртибе хезмәткәрләренә тапшырганнар.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/01/180047/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев