Чаллыда сайлау участоклары ачылды
Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз.
Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз. Чаллыда иртәнге сигездә 173 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 390 меңнән артык чаллылылы кертелгән. Үзәк сайлау комиссиясе белдергәнчә сайлаучыларга ике бюллетень бирелә. Аларның берсе сәяси партияләргә тавыш бирү өчен каралаган булса, икенчесе депутаталар сайлау өчен. Участокларда 600 дән артык хокук сакчысы җәмәгать тәртибен саклый һәм 547 күзәтүче эшли.
Һәр учакта “Безнең ишегалды” республика программасы буенча оештырылган сораштыруда да катнашырга була. Моның өчен нибары махсус анкета тутытырып белгечләргә тапышырырга кирәк.
Шулай ук бүген Чаллыда укучыларның Шәһәр советына да сайлаулар үтә. Һәр мәктәптән балалар үзләре арасыннан спикерлар сайлыйлар.
Сайлау участоклары халыкны кичке сигезгә кадәр кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев