Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәр һәм республика көненә багышланган чаралар оешкан төстә узды

Чаллыда шәһәр һәм республика көненә багышланган чаралар оешкан төстә узды. Парк һәм скверларда, иҗтимагый киңлекләрдә яшьләр үзәкләре, мәдәният оешмалары халыкка концерт күрсәтте.

Ипподромда исә ат чабышлары һәм милли көрәш үтте. Республика көненә багышланган милли көрәштә «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Айзат Гыйниятуллин абсолют батыр булды.  Фишка кушаматлы ат (җайдагы Азалия Базлиева белән) финишка беренче булып килде. 
Төп бәйрәм Мәйданда «Яраткан Татарстан, синең өчен җырлыйбыз!» дип исемләнгән театраль тамаша белән башланып китте. Иҗат коллективлары үзләренең чыгышларында Чаллының төзүчеләр шәһәре булуын күрсәтергә омтылды. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы халкын һәм кунакларын бәйрәм белән котлады.  «Татарстан – Россиядә генә данлыклы төбәк түгел, аны нефтьгаз химиясе, судно, самолет һәм машина төзелеше үсештә булган республика буларак чит илләрдә дә беләләр. Җөмһүриятебезнең социаль-икътисадый үсешенә Чаллы халыкы да лаеклы өлеш кертә. Без илебезнең мөһим социаль проектларын тормышка ашырабыз: мәктәпләр, балалар бакчалары, театрлар, заводлар, хастаханәләр, юллар төзибез. Бүгенге матур һәм үсештәге шәһәр - барыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Без Татарстан белән горурланабыз!» - дип ул бер төркем шәһәрдәшләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. 
Тамашачыларга шәһәребезнең танылган артистлары үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Чаллы халкы Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Айдар Галимов чыгышын көчле алкышларга күмде. Россия эстрадасы йолдызы Jony да мәйданны «яндырды».  Тамашачылар артистларга кушылып җырладылар, биеделәр. Бәйрәм салют белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм