Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәркүләм өмә үтте

Барлыгы 500 гектар  җир чистартылды. Урам-ишегалларыннан, проспектлардан 2,2 мең кубометр чүп-чар җыеп чыгарылды. Моннан тыш, 383 төп агач утыртылды.

17 апрельдә Чаллыда, санитар чистарту икеайлыгы кысаларында, шәһәркүләм өмә үтте. Анда барлыгы 27 меңнән артык кеше катнашты. Шәһәр хәкимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу көнне барлыгы 500 гектар  җир чистартылды. Урам-ишегалларыннан, проспектлардан 2,2 мең кубометр чүп-чар җыеп чыгарылды. Моннан тыш, 383 төп агач утыртылды.

Экологик әһәмияткә ия әлеге чарадан Шәһәр Советы депутатлары да читтә калмады. Алар Орловка бистәсендә урнашкан сугышта һәләк булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янын да тәртипкә китерде.

Шәһәр Советы депутаты, “ЖилЭнергоСервис” предприятиесе генераль директоры Әхәт Гәләветдинов: “Өмәгә һәрвакытта бәйрәмгә барган кебек киләм. Тирә-юнебезне чиста тоту – һәркайсыбызның мөһим бурычы. Мондый чаралардан берәү дә читтә калырга тиеш түгел”, - дип фикере белән уртаклашты.

Депутат фикерен Катыргы-кәгазь комбинатының яшьләр берләшмәсе әгъзалары да куәтләде. Алар халык ышанычлылары белән берлектә һәйкәл янын кипкән үләннәрдән һәм чүп-чардан арындырды. Мактаулы предприятие хезмәткәрләре тырма һәм көрәкләр белән генә түгел, ә музыка уен кораллары белән дә бик яхшы эш икәнен исбатлады. Комбинатның оркестры өмәчеләрне үз чыгышлары белән куандырды. Тере музыка астына эш тагы да җанланып китте.

Өмә кысаларында, һәйкәл яны мәйданында 22 төп чыршы һәм 21 төп нарат агачы да утыртылды.  Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы  җитәкчесе Азамат Вилданов әйтүенчәҢ, үсентеләрне үзләренең питомникларыннан алып килгәннәр.

«Ылыслы агачларны утыртуның ике кулай ягы бар. Беренчедән, алар ел әйләнәсе яшел булып калалар. Икенчедән, яфрак җыю эшен дә киметәләр”, - дип белдерде җитәкче.

Моны исәпкә алып, бу көнне шәһәребезнең башка районнарында чыршы һәм наратлар утырттылар. Бары бер районда гына, яшәүчеләрнең үтенече буенча, миләш үсентеләренә өстенлек бирелде.

Әйтергә кирәк, калабызны яшелләндерү һәм чистарту эшләре бер көн белән генә чикләнми. 24 апрельдә Бөтенроссия күләмендә шимбә өмәсе дә үтәчәк.

Айзирә Имамова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субботник өмә

2
X