Чаллыда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар өчен Сабантуй оештырылды (+фотолар)
Бүген шәһәр ипподромы территориясендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар өчен махсус бәйрәм уздырылды.
Бәйрәм кунакларын шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина тәбрикләде. Шулай ук котлау сүзләре белән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, шәһәр Советы депутатлары Евгений Архипов һәм Сергей Снарский чыгыш ясадылар.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар, ярышларда катнаштылар. Программада йөгерү, дилбегә тартышу, армспорт, капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй салып, шулай ук су тулы чиләкләр эленгән көянтә белән йөгерү, капчыклар сугышы, таяк, аркан тартышу, бүләкләр кисү, чүлмәк вату, катыкта бүләк эзләү кебекләре бар иде.
Сабантуйда шулай ук матур концерт номерлары белән яраткан артистларыбыз Габидулла Хөрмәтуллин, Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев чыгыш ясады, шулай ук шәһәр иҗат коллективлары, шулай ук “Бисеринки” балалар бию халык ансамбле дә үзләренең иң матур чыгышларын җыелганнарга бүләк иттеләр.
Бәйрәм кунакларына туңдырма да тараттылар. Шулай ук Сабантуй барышында инвалидлар җәмгыятенең активистларын һәм спортчыларын бүләкләү дә оештырылды. Әйтик, «Эскалибур» номинациясендә шәһәрдәшебез Фәнис Нуретдинов дөнья рекорды куйды. Ул 65-69 яшьлекләр арасында уздырылган спорт ярышларында катнашты. Куллары белән 75 килограмм булган авыр йөкне күтәрде.
Сабантуйның иң көтеп алынган мизгелләре, ул әлбәттә, көрәш ярышлары. Спорт чарасында катнашырга 15 шәһәрдәшебез теләк белдерде. Нәтиҗәдә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар арасында уздырылган Сабан туеның абсолют батыры исемен Ришат Фәзуллин алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев