Чаллыда студентлар КВН лигасының чирек финалы үтәчәк
18 сентябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 18.30да «Кама» студентлар КВН лигасының ¼ финалы узачак.
Юмор көрәше буенча бер сәхнәдә Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Алабугадан 10 команда көч сынашачак. Чараны: «Клуб Веселых Набережночелнинцев» клубы «Нур» яшьләр үзәге белән берлектә Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев