Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда суд «Автоград Крю» фан-клубын экстремистик дип таныды

Берләшмәдә катнашучыларны Таҗикстан гражданинына һөҗүм иткән өчен хөкем иттеләр.

Чаллыда суд «КАМАЗ» футбол командасының фан-клубын экстремистик оешма дип таныды һәм аның Россия территориясендә эшчәнлеген тыйды.
Татарстан Прокуратурасы җәмәгатьчелекне оештыруны тыю турындагы закон белән судка мөрәҗәгать итте. Процесста Чаллы прокуроры Дмитрий Ерпелев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, «Автоград Крю» фан-клубы катнашучылары ультра милли карашларны һәм фашист символикасын демонстрацияләгән өчен берничә тапкыр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган.
Аерым алганда, берничә катнашучы Таҗикстан гражданинына һөҗүм иткән өчен хөкем ителгән. Башка клубларның футбол җанатарлары белән сугыш оештыру, шәһәр биналарының диварларына свастика сурәтләре һәм тыелган башка символика төшерү очраклары булган.
Прокуратура фикеренчә, хәрәкәт куркынычы шунда ки, «өлкән иптәшләр» балигъ булмаган балаларны җәлеп итә: алар белән күнегүләр үткәрә, тормышка карашлары белән уртаклаша.
Җавап бирүче вәкиле судка килмәгән, эшне аның юклыгында карауны үтенгән. Нәтиҗәдә, суд «Автоград Крю» фан-клубы эшчәнлеген экстремистик дип тапкан.
«Татар-информ» элек Чаллы судына «КАМАЗ» фан-клубы җанатарларының бер өлешен экстремистик җәмгыять дип тану турында дәгъва килгәнлеген хәбәр иткән иде.
 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/06/180284/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев