Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда табибны атып үтергән Мисбах бабай төрмәдән чыкты

Мисбах Сәхәбетдинов табибны поликлиника бусагасында көтеп торган һәм үзе ясаган коралдан аткан.

Чаллы табибы Андрей Железновны атып үтергән Мисбах Сәхәбетдинов төрмәдән чыкты. Бу мәгълүматны Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендәге чыганак раслаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү ачыклаганча, 2008 елның 8 июлендә Мисбах Сәхәбетдинов Чаллы шәһәренең 4нче хастаханәсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Пенсионерның кул бармагы имгәнгән булган. Аны кабул иткән табиб-травматолог ир-аттан баш киемен, түбәтәен салуын сораган, чөнки санитар-гигиена нормаларын үтәү максатыннан бүлмәдә өс киемен салырга кирәк. Әмма гаепләнүче табибның үтенечен үтәмәгән һәм медицина ярдәме күрсәтелгәнче бүлмәдән чыкмаган. Пациент каршы булуга карамастан, аны табиб кабинетыннан чыгарганнар. 

Табибка 2008 елдан бирле үпкә саклаган ир-ат 2013 елның җәендә кул таягыннан мылтык ясаган, берничә патрон куйган. 2014 елның маенда бабай янә табиб-травматологка килгән һәм аның бүлмәсендәге өстәлгә кул таягыннан ясалган мылтыгын куйган да атмакчы булган. Әмма үзе ясаган корал төзек булмау сәбәпле, максатына ирешә алмаган.

2015 елның 11 декабрендә коралын рәтләгән 85 яшьлек пенсионер поликлиника бусагасында табибны көтеп торган һәм аның күкрәгенә аткан. 52 яшьлек Андрей Железнов урында ук үлгән. Өлкән яшьтәге ир-ат качмаган, полиция килгәнен көткән һәм ни өчен бу адымга баруы турында сөйләп биргән.

Суд пенсионерны гаепле дип тапкан һәм 6 ел 3 айга хөкем иткән. Гаепле бабай 300 мең сум компенсация дә түләргә тиеш булган.


Чаллы табибын аткан кул таягыннан ясалган мылтык музей экспонаты итеп саклана. 

 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев