Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын бер балалар бакчасы яңартылды

Чаллыда капиталь ремонттан соң 37 нче «Малыш» балалар бакчасы ишекләрен ачты

Ул 43 ел элек төзелгән һәм анда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Хәзер Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырылучы республика программасы ярдәмендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бинасы яңа төсмер алды.Тантаналы чара котлаулар, рәхмәт сүзләре һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче нәниләр катнашында әзерләнгән концерт программасы белән башланып китте. Ачылу чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, Шәһәр Советы депутатлары Әбделхак Батюшов һәм Валентина Әхмәтҗанова катнашты.Ремонт эшләренең бәясе 30 млн сумны тәшкил итә. Бу суммага өстәмә рәвештә шәһәр бюджетыннан күләгә өемен төзүгә, мебель һәм җиһазлар сатып алуга 9 млн сум бүленде.“Без бу мәсьәләгә формаль күзлектән генә чыгып карамадык. Республика тарафыннан тугыз эш төре каралган иде. Без шуның кадәр үк өстәдек. Автомобильләр парковкасы, планга кертелмәгән яңа юл ясадылар. Мондый эшләрне чын күңелдән һәм күңел өчен эшләргә кирәклеген аңлап, билгеле бер чыгымнарга бардык. Чөнки бирегә балаларыбыз йөри”, – диде Наил Мәһдиев сәламләү сүзендә. Ремонт барышында әйләнә-тирә территория дә төзекләндерелгән: машиналар юлы һәм төркемгә керү урыны яңартылган, коймалар алыштырылган, ике веранда төзелгән һәм җиһазлар алынган. Биредәге эшләрне Руслан Чутаев җитәкчелегендәге “Градстрой” төзелеш компаниясе башкарды. Капиталь ремонт кысаларында медицина блогы, методик кабинет, психолог кабинетлары, балаларга туган телне өйрәтү, музыка һәм спорт заллары, азык-төлек блогы ремонтланды.Бакчага йөрүче 285 бала өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган.

 

http://nabchelny.ru/news/33857

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев