Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын бер заманча мәктәп ачылды

Мәләкәс аръягы микрорайонында зур масштаблы 39 нчы мәктәп узган елның сентябрендә төзелә башлаган иде.

Менә бер елдан соң монда парталар артына 1 196 укучы утырды, шуларның  320 се - беренче сыйныфлар.
Мәктәп төзелеше барышында нинди үзенчәлекле һәм кызыклы детальләр кулланылуы турында аның директоры Азат Галиев һәм архитектор Елена Сафиуллина сөйләде. 

Терминал образы интерьерның нигезе булып тора. Аны Чаллы архитекторлары Елена һәм Равил Сафиуллиннар уйлап тапты. Елена Сафиуллина 20 елдан артык интерьерлык белән шөгыльләнә, шәһәребезнең өч яңа мәктәбе аның идеяләре буенча яңа, кабатланмас төсмер алды. Узган ел тапшырылган мәктәп дизайны белән биредә таныша аласыз.

Яңа мәктәпнең төсләр диапазоны: сары, көрән, шәмәхә, зәңгәрсу, ачык сары һәм аксыл төсләрдән гыйбарәт. Беренче катта һәм холлда идәннәр – көрән, икенче катта – ялтыравыклы кара, өченчедә – ялтыравыклы сары. Балаларга юнәлешләрне табарга җиңелрәк булсын өчен шундый фикергә киленгән. Ялтыравыклы идәннәр – 39 нчы мәктәпнең оригиналь табышы.

Өченче катта Чаллы мәктәпләре тәҗрибәсендә беренче тапкыр идән бизәлешендә өч төс кулланылган. Терминалда навигацион тактачыклар мәгълүмати табло стилендә ясалган.

Идәндәге уклар кая барырга, кайсы кабинетның кайда урнашуы турында күрсәтеп тора. Аларның кайберләре кәефне күтәрү характерын үти һәм идән уеннары тибында эшләнгән. Сары блок – ул башлангычлар блогы. Стеналар төрледән-төрле рәсемнәр белән бизәлгән, аларда күпчелек һава, очкычлар темасы өстенлек итә. Сурәтләрне тудыруда Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары катнашты.

Сыйныфларда төсле җиһазлар урнаштырылган, парталар барысы да – трансформер. Химия кабинеты янында түшәмдә сурәтләнгән Менделеев таблицасының бер өлешен күрергә була. Физика кабинеты янында Ньютон алмасы ясалган. Азат Галиев тәкъдиме буенча кабинет укытучысының исем-фамилиясе күрсәтелгән махсус табличкалар әзерләнгән.Галерея киңлеге төрле чаралар үткәрү өчен билгеләнгән. Гамәлдә беренче тапкыр магнит-маркер тактасы кулланылган. Ул 8 метр  40 см озынлыкта һәм төрле мәгълүматлар, стенгазеталар, балалар рәсемнәре, игъланнар элү өчен файдаланыла, анда рәсем ясау мөмкинлеге дә бар.  Бер блокта укучыларга предметның масштабын сантиметр һәм метрларда аңларга, градуслар һәм почмаклар турындагы мәгълүматны үзләштерергә ярдәм итүче рәсемнәр, геометрик фигуралар тәкъдим ителгән. Бәдрәф бүлмәләре инвалид балалар өчен махсус җиһазландырылган. Спорт залының яңалыгы булып полимер идәннәр санала. Хуш исләр бөркүче махсус катлам, буыннарга килгән авырлыкны киметү өчен хезмәт итә. Актлар залы мәктәптә өстенлек иткән төсләрдән гыйбарәт. Ашханә дә заманча җиһазландырылган һәм ачык төсләргә буялган. Укытучыларның төшке аш зонасы янәшәдә урнашкан һәм төсләр буенча аерыла. Тиздән ул чәчәкләр белән бизәләчәк.  Мәктәпнең тагын бер горурлыгы – ишегалдындагы самолет. Ул сыйныфларның тәрәзәләреннән күренеп тора. Белем бирү учреждениесе директоры белдерүенчә, мәктәп инженерия юнәлешендә булачак. Робот техникасы һәм ИТ-технологияләрне җәелдереп җибәрү дә планлаштырыла. Биология һәм физика кабинетлары соңгы заманча технологияләр белән җиһазландырылган. Мәктәп территориясендә дә зур спорт зонасы җәелгән. Футбол кыры ясалма катлам белән ябылган, спорт манежы, баскетбол уйнау мәйданчыгы – болар барысы да укучылар өчен генә түгел, бу микрорайонда яшәүчеләр өчен дә. Белем бирү учреждениесенең логотибы – кәгазь самолет, девизы – “Укы һәм Галәмне буйсындыр!”

 

http://nabchelny.ru/news/33511

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев