Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда талпаннар котыра

Бер корткычның тешләве инвалидлыкка яки үлемгә китерергә мөмкин.

Узган ял көннәрендә Чаллыда 64 кеше талпаннан зыян күргән, шуларның 24е – балалар. Аларга тиз арада Кама балалар медицина үзәгенең травмпункт белгечләре ярдәм күрсәткән. Гомумән, яз башыннан инде алар, урман бете кадалган 114 яшь пациентны кабул иткәннәр. 

Бөҗәкләрдән зыян күрүчеләр арасында өлкәннәр дә бар. Аларны шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастахәнәсендә (БСМП) кабул итәләр. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә  табиблар 40 шәһәрдәшебезгә медицина ярдәме күрсәткән. Сезон башыннан аларга әлеге проблема белән 183 кеше мөрәҗәгать иткән. Барлыгы бүгенге көнгә Чаллыда талпаннан зыян күргән 300 кеше теркәлгән.

Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге бөҗәкләр үзәк нерв системасы зарарлый торган энцефалит һәм боррелиоз чирләре китереп чыгара. “Бер корткычның тешләве хәтта инвалидлыкка яки үлемгә китерергә мөмкин. Талпан, тән тиресенә кадалганда, авыртуны сиздерми торган  селәгәй бүлеп чыгара, шуңа да аның кадалуын кеше сизми кала.  Бөҗәкләр урманда, бакчада, зиратларда, паркларда һәм скверларда эләгергә мөмкин. Еш кына кешеләр аларны өйләренә кием-салым, чәчәкләр белән алып кайта,  яки алар дүрт аяклы хайванның йоны аша да эләгә, – ди табиблар.

Шуңа да белгечләр табигатьтә булганда капюшонлы, озын җиңле аксыл-якты төстәге кием кияргә,  җиргә утырмаска,  йөреп кайтканнан соң тән һәм чәч араларын карарга куша. Талпан кадалса, аны үзең чыгарырга киңәш ителми. Табибка барырга кирәк, ул бөҗәкне вируска тикшерү өчен, дөрес итеп чыгарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб

2
X