Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тарихи урыннар буенча велоквест оештыралар

18 май көнне Яр Чаллыда шәһәрнең тарихи урыннары буенча велоквест оештыралар.

Катнашучылар Комсомол районында урнашкан махсус маршрут буенча велосипедта йөриячәк. Экскурсия программасында: Кәрим Тинчурин бульвары, Тәүбә мәчете, Үзәк урамы, Муса Җәлил скверы, "Җиңүнең 50 еллыгына 50 чыршы" хәтер аллеясы, «Ватан-ана» монументаль комплексы. Локацияләрнең һәркайсында чаллылыларга әлеге истәлекле урыннар турында кызыклы фактлар сөйлиячәкләр. Велосипед сәяхәте Габдулла Тукай исемендәге яр буенда башланып китәчәк. Кузгалыр алдыннан катнашучылар зарядкага тезеләчәк. Теләгән кешеләргә велосипедны Габдулла Тукай исемендәге яр буенда арзан бәягә алып торырга мөмкин булачак.Чараны "Тарихи-туган якны өйрәнү музее", Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе оештыра. Тулырак мәгълүмат 8 (8552) 70-3-31 телефоны буенча.

 

 

http://nabchelny.ru/news/36375

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев