Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр өчен бәйге булды

Әдәби ярышларда автошәһәрнең өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар катнашты.

Чаллыда татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр өчен “Ак каурый” бәйгесе булды.  Әдәби ярышларда автошәһәрнең 16 яшьтән алып 25 яшькәчә өлкән сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.

Конкурсантлар үзләре язган шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар.

Шәһәрнең танылган татар журналистлары, прозаиклар һәм җырчылардан торган жюри җиңүчеләрне билгеләде. 54нче гимназиядә укучы Гөлназ Исрафилова беренче урынны, педагогика көллияте студенты Рушания Закирҗанова икенче урынны, политехника көллияте студенты Айсылу Дәүләтова өченче урынны алды.

Конкурсны Чаллы башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе яшьләр белән эшләү бүлеге һәм “Нур” яшьләр үзәге ярдәмендә “Мизгел” клубы оештырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев