Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта

Чүп җыю һәм чыгару өчен түләү арту Татарстанда калдыкларны туплау буенча билгеләнгән яңа нормаларга бәйле.

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының Шәһәр хуҗалыгы һәм халык тормышын тәэмин итү идарәсе җитәкчесе урынбасары Әлфия Романова матбугат конференциясендә хәбәр итте.

1 июльдән тарифлар су белән тәэмин итүгә 3,8 процентка, электр белән тәэмин итүгә 3,7 процентка , газга 1,65 процентка арта. Өйдән чыгып китә торган суга тариф 3,4 процентка кими.

Җылылык белән тәэмин ителешкә соңгы елларда тариф үзгәрмәде, диде Романова. 2015 елның икенче яртыеллыгында бу күрсәткеч 1566 сумны тәшкил итте. 2018 елның 1 июленнән ул 1583 сумга күтәрелә.

Торак хезмәтләренә тарифлар элеккеге дәрәҗәдә кала, диелде.Үзгәрешләр чүп җыю һәм чыгару тарифларына гына кагыла. Чөнки Татарстанда калдыкларны туплау буенча яңа нормалар билгеләнде. Шушы нормалар нигезендә яңа тариф билгеләнәчәк.Тиешле документны килештерү өчен прокуратурага җибәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X