Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда торакка ихтыяҗ бар

2021 елда төзелеш объектларына 190 рөхсәт бирелгән. Аларның 42,2 проценты – сәнәгать объектлары, 19,1 проценты – сәүдә-офис биналары, 13 проценты – торак төзелеше, 25,7 проценты – башка объектлар өчен.

Быел Чаллыда 320 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылырга тиеш. Беренче яртыеллыкта 170,6 мең квадрат метры тапшырылган, шул исәптән 7 мең кв. м. индивидуаль торак төзелеше буенча. Бу гомуми еллык планның 53 процентын тәшкил итә.
Шәһәрдә 15 төзүче оешма  күп фатирлы йортлар төзү белән шөгыльләнә.
– Яңа торакка ихтыяҗ узган еллар дәрәҗәсендә саклана. Моңа яңа төзелә торган йортларда ташламалы ипотека буенча дәүләт программасы да ярдәм итә. Ул гражданнарга һәм төзелеш тармагына ярдәм йөзеннән башланган иде.  Бүген программа 2022 елның 1 июленә кадәр озайтылды, еллык процент ставкасы - 7%,  кредит буенча лимит - 3 млн.сум. Шәһәрдә яшәүче бер кешегә 24,3 кв.м туры килә, республика буенча бу күрсәткеч – 27,8 кв. метр”, – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков.
2020 елның 1 июленнән социаль ипотека буенча торак алу мөмкинлеге барлык яшь гаиләләргә, шул исәптән коммерция, бюджеттан тыш оешмаларда һәм предприятиеләрдә эшләүче, шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә бирелә.
Яр Чаллы шәһәрендә әлеге мөмкинлектән 119 гаилә файдаланган. Шуларның 34е инде  63/21, 63/23 йортларында фатир алган. Калган гаиләләр ел ахырына кадәр төзелеп килүче 63/16, 63/20 йортларда фатирлы булачак. Теләк белдерүчеләрдән гаризалар җыю һәм исәпкә кую дәвам итә. Башкарма комитетның торак үсеше бүлегендә консультация алырга һәм гариза язарга мөмкин.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт торак бина яшь­ләр