Чаллыда ТР атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина тавыш бирде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ТР атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина тавыш бирде

"Яшәр өчен бар мөмкинлекләр дә бар.  Киләчәк тә яхшы булыр дип өметләнәбез", - дип тавыш бирде шәһәрдәшебез.

Бүген РФ Дәүләт думасына депутатлар һәм партияләр сайлауның соңгы көне. Иртәнге сәгать сигездән Чаллыда барлык участоклар да шәһәрдәшләребезне кабул итә башлады. 35нче мәктәпкә үз гражданлык бурычын үтәргә Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина килде. "Тормышыбыз Аллаһка шөкер. Яшәр өчен бар мөмкинлекләр дә бар.  Киләчәк тә яхшы булыр дип өметләнәбез", - дип тавыш бирде шәһәрдәшебез. Ә сез, гражданлык бурычыгызны үтәдегезме әле?

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлау2021

Нет комментариев