Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Тукай һәйкәле янында иман яңарттылар

26 апрель Чаллыда Тукай туган көнне билгеләп үттеләр. Шәһәр хакимияте әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән чаллыларга акчалата бүләген тапшырды.

2013 елда Чаллы каласы хакимияте әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләргә Габдулла Тукай туган көндә тапшыру өчен акчалата бүләк булдыру турында карар кабул иткән иде. Карар буенча 100 мең сумлык ике бүләк тапшырыла. Гадәттә бу бүләкне алучыларның берсе татар милләтеннән булса, икенчесе урыс фамилияле булып килде. Шунысы да кызык, 2016 елда Чаллыда Тукай хөрмәтенә бүләкне алучыларның икесе дә урыс милләтеннән булып чыкты. Халык ул елны Чаллыда Тукай бүләген бирерлек әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән татарлар булмавына шаккаткан иде. Узган ел бүләккә каралган ике йөз мең сумны дүрт кешегә бүлеп бирделәр.

Быелгы бүләкләргә лаек булучыларның исемнәрен Чаллы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Хәлимов бәян итте. Быел да бүләк иллешәр мең сум итеп дүрт намзәткә бүленгән: әдәбият өлкәсендә Ольга Кузьмичева, сәнгать өлкәсендә Чаллы татар драма театры, җыр-музыка юнәлешендә Рубис Зарипов, рәссам Саҗидә Сираҗиева. Сорашуда Тукай бәйрәменә килүчеләрнең күбесе татар театры һәм Рубис Зарипов иҗаты белән генә таныш булуларын әйтте. Калганнарның исеме дә, эшләре дә мәгълүм түгел икән. Рамил Хәлимов үз чыгышында: "татар теленең киләчәге бармы?" дигән сорауны да күтәреп, үзе үк аңа болай дип җавап бирде: "Татарның язучысы, язганны укучы булганда татар теле яшәр".

​Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин Тукай бәйрәме белән котлады һәм татар теленең һаман куркыныч астында булуын искәртеп, "Без Тукай һәйкәле янына иман яңартырга килдек. Туган телебез безнең девизыбыз булсын һәм аны киләчәк буыннарга илтеп җиткерә алсак иде", диде. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге татар шагыйрь-язучылары булып, аларда татар теле өчен борчылу хисле фикерләр, шигъри юллар әйтелде. Ә менә әдәбият өлкәсендә Чаллыда җиңүче булган, Тукай бүләген алган Ольга Кузьмичева рәхмәтен әйтте. Әмма татар теленең бүгенге торышына мөнәсәбәтен белдермәде.

Әлеге чарада татар телен яклап шигарләр тотып торучылар да күренде. Ике шигарнең эчтәлеге моннан 18 еллар чамасы элек юк ителгән, "Азатлык" мәйданында тимер баннерларда язылган "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын..." дигән шигъри юлларны торгызуны таләп итә иде. Шигарне тотучылар бу юлларның Габдулла Тукайныкы булуын да искәртәләр. (Кайбер белгечләр фикеренчә, бу юлларны Габдулла Тукай түгел, ә Сәгыйть Сүнчәләй язган булган: Сүнчәләйгә тәүге игътибар - ред.) Халык аларга әллә ни игътибар да итмәде кебек. Ә менә органнар бу күренешкә игътибар итте. Санулы минутлар эчендә биредә полиция һәм тикшерү комитеты вәкилләре күренде. Нәтиҗәдә шигарләр күтәреп торучылар башка күренмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев