Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Тынычлык проспектын төзекләндерәчәкләр

2019 елда Чаллыда Тынычлык проспектын капиталь төзекләндерү эшләре башланачак.

 Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте дип яза “Челнинские известия” газетасы.

Министр Җиңүнең 40 еллыгы урамын реконструкцияләү белән танышты. Монда төзелеш эшләре 8 октябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Танышу Халыклар дуслыгы проспектыннан башланып, Яшьлек проспектында тәмамланды. Подрядчылар 200 гә якын юл билгесе, дүрт километр койма куйган, светофор челтәрләрен һәм трамвай юллары кичүен эшләп бетергән. Параллель рәвештә территорияне төзекләндерү эшләре дә башкарыла. Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр җир тәртипкә салынган. Хәсән Туфан проспектыннан Вахитов проспектына кадәр җирдә төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.

Беррәттән якындагы территорияне тәртипкә салу да башкарыла. Эшчеләр үсентеләр утырткан һәм газон чәчкән. Урамны реконструкцияләү өчен, “Имин һәм сыйфатлы юллар” программасы буенча федераль бюджеттан 850 миллион бүлеп бирелгән.

Ленар Сафин эш барышына уңай бәя бирде. Ул моны Чаллы халкы өчен яхшы бүләк булачак дип белдерде.

 

http://maydan.tatar/challyda-tynychlyk-prospektyn-tozeklenderechekler/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев