Чаллыда укучыларның шәһәр советына спикер сайладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда укучыларның шәһәр советына спикер сайладылар

Шәһәрнең иң зур балалар иҗтимагый оешмасы - "Укучыларның шәһәр советы"на - спикер постына сайлаулар уздырылды.

Быел мәктәп укучылары лидеры урынына 2 укучы дәгъва кылды - 11нче урта гомумбелем бирү мәктәбеннән - Милена Викторова һәм Анастасия Кардашевская.
Килеп туган эпидемиологик вәзгыятьтә сайлауларны оештыручылар тарафыннан тавыш бирүнең дистанцион форматы турында карар кабул ителде. Тавыш бирүдә шәһәрнең 68 мәктәбеннән ике вәкил - укучылар шәһәр советы депутатлары катнашты. Күпчелек тавышлар Милена Викторовага бирелде.
Милена Викторова исә - "Укучыларның шәһәр советы" балалар иҗтимагый оешмасының гамәлдәге һәм яңадан сайланган спикеры, "КниGO" мәктәп буккроссингының экологик проекты авторы, "Без бергә" халыкара премиясе финалисты.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлау

Нет комментариев