Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

Яр Чаллыда тантаналы шартларда Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат территориясендә урнашкан хоккей кортының рәсми ачылышы узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты.

Автокалада бетон нигез һәм бортлы 1800 кв. метр мәйданлы универсаль спорт мәйданчыгы "универсаль спорт мәйданчыклары төзү" республика программасы ярдәмендә барлыкка килде. Җәй көне биредә баскетбол, волейбол, футбол уйнарга мөмкин, корт ясалма өслекле итеп җиһазландырылган. Моннан тыш, территориядә 150 урынга исәпләнгән трибуналар һәм ике җылытыла торган чишенү-киенү бүлмәләре бар.

Республика бюджетыннан корт төзү өчен 10 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Тагын 2,5 миллион сумнан артык акча спорт киенү-чишенү бүлмәләрендә ремонт эшләре үткәрү һәм җиһазлар сатып алу өчен шәһәр бюджетыннан күчерелгән.

"Узган ел биредә нәрсә булганын сезнең һәркайсыгыз хәтерли һәм бүген монда нәрсә барлыкка  килүен яхшы күрәсез. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән спорт мәйданчыклары төзү программасы кабул ителде. Бүген сез республика программасының нәтиҗәләрен күрәсез. Әлеге мәйданчыкны тиешле бүлмәләр белән баету өчен бюджеттан өстәмә акча таптык. Һәр кеше: кем уйный, кем уенчылар өчен җан ата бу яхшы боз, хоккей мәйданчыгын бәяли ала дип уйлыйм. Бу 2019 елга яхшы бүләк һәм аннан тулысынча файдаланырга кирәк", - диде шәһәр башлыгы.

Наил Мәһдиев чишенү-киенү бүлмәләрен карады һәм спорт объектының күп функцияле булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, шәһәр башлыгына ремонтка кадәр мәйданчыкның ничек күренүен тәкъдим иттеләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хоккей кортында кышкы спорт төрләре фестивале кысаларында беренче ярышлар да узды.

 

http://nabchelny.ru/news/34886

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев