Чаллыда урам узышлары вакытында булган юл һәлакәтенең видеосы чыкты - ВИДЕО
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда урам узышлары вакытында булган юл һәлакәтенең видеосы чыкты - ВИДЕО

Җомга кичендә Чаллыда законсыз урам узышлары вакытында булган авария видеокамерага эләккән. Роликта әлеге узышларны карарга җыелган кешеләр төркеме күренә.

Кайсыдыр мизгелдә Audi автомобиленең йөртүчесе, кисәк кенә зур тизлек җыеп, туры юл буйлап җилдергән. Бераздан ул узышчы алдыннан ук сулга борылган Toyota автомобиленә яннан килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, Toyota автомобиленең йөртүчесе һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган Audi шоферын хастаханәгә озатканнар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев