Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда узган Startup Tourда бармак эзләрен контактсыз санау системасы җиңде

Яр Чаллыда "Цифрлы төбәк" Open Innovations Startup Tour кысаларындагы проектларның төбәк конкурсына йомгак ясадылар.

 Россиядә һәм БДБ илләрендә перспективалы стартаплар эзләү буенча иң зур чара 1 һәм 2 апрельдә «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркында узды.
Ярымфиналга үткән 30 проект арасыннан экспертлар өч юнәлеш буенча иң яхшыларын сайладылар: мәгълүмати технологияләр, медицина һәм авыл хуҗалыгы биотехнологияләре, индустриаль һәм энергетика технологияләре. Беренче өчлектә барлык призлы урыннарны «ИТ-парк» бизнес-инкубаторы резидентлары алды.
Финалга чыгучы Денис Антонов, Рөстәм Галимов һәм Сергей Сарапулов IPChain Ассоциациясеннән интеллектуаль милек объектын депонацияләүгә хокук бирүче N ' RIS клубында әгъзалык сертификатлары алдылар. Төп приз – 300 мең сум — грант-финал нәтиҗәләре буенча «Bioscan» проектының автордашы Рөстәм Галимов алды.
Рөстәм Галимов, «Гамбит» ҖЧҖне гамәлгә куючы: «Без керү белән идарә итүне контрольдә тотуның биометрик системасын эшләдек. Технологиянең уникальлеге бармак эзләрен контактсыз укудан гыйбарәт. Шәхесне идентификацияләү өчен укый торган өслеккә кул белән йөртеп чыгу да җитә.  Дөньяда бар бер генә компания шуңа охшаш система ясый, ул Франциядә урнашкан. Бездә продуктның чыннан да базарга кирәклеге расланды инде. Без үзебезнең эшләнмәләрне киләчәктә дә масштабларга планлаштырабыз».
Bioscan проектын эшләүнең инновационлыгын һәм югары сыйфатын "МегаФон" ГАҖ, Open Innovations Startup Tour генераль партнеры вәкилләре билгеләп үтте. Рөстәм Галимовка махсус бүләк — "МегаФон.Сәяхәт" сервисыннан 20000 сумга сертификат тапшырылды. 
Open Innovations Startup Tour региональ этабында җиңүчеләрнең барысы да Startup Village — Россиядә һәм БДБда иң зур стартап-конференциягә чакыру билетлары алды.

 

http://nabchelny.ru/news/35904

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев