Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа фитнес клубы өчен участок әзерлиләр

Орган залы янында футбол кыры һәм фитнес үзәк булачак

Трамвай юллары демонтажланды.Яр Чаллыда Орган залы янында урнашкан трамвай боҗрасы демонтажланган. Бу урында фитнес клуб төзеләчәк.

Якынча эскиз нигезендә, бинаны Галиәскәр Камал бульвары белән Мәскәү проспекты кисешкән урынга урнаштыру планлаштырыла. Орган залына якынрак футбол кыры проектланды. Калган территорияне парковка һәм төзекләндерү эшләре алып барачак. Участокның гомуми мәйданы-10 мең кв. м.

Җир инвесторга сатусыз бирелде. Спорт-сәламәтләндерү комплексы проекты яз көне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстанның Инвестицион советы утырышында хупланды. Участокны "ИнКон Кама" ҖЧҖ үзләштерәчәк. Төзелешне киләсе елда башларга планлаштыралар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев